Бүген Казанда XI Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» икътисад саммиты башланып китте. Форум барышында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Сәүдә һәм инвестицияләр министрлыгының Эчке сәүдә идарәсе губернаторы Е.П.Габделрахман Әл Хәрби белән очрашты. Әңгәмә барышында мөфти кунакны Татарстан җирендә сәламләде һәм алда торган Саммит көннәрендә нәтиҗәле эшләр теләде.